Ел саен 18 ноябрь көнне Россиядә Кыш бабайның Туган көнен билгеләп үтәләр! Бу дата очраклы гына сайлап алынмаган. Кайбер фактларга тукталыйк:
* Кыш бабайның туган көнен һава торышының суытуына карап ачыклаганнар. Нәкъ менә 18 ноябрь көнне Бөек Устюгта, Кыш бабайның өендә, зәмһәрир салкыннар башлана.
* Ә менә бабабызның яше турында бәхәсләр һаман бара. Төгәл яшен әйтеп бирмәсәләр дә, белгечләр ышандыруынча Кыш бабай бик карт инде – аңа 2000 яшьтән артык икән!
* Кыш бабайның туган көнен ел саен зурдан кубып үткәрү гадәте бар. Ул көнне аңа котлаулар, матур теләкләр юллыйлар. Тәбрикләргә дөньяның төрле почмагыннан «туганнары» да килә: Америкадан Санта Клаус, Финляндиядән Йоулупукки, Япониядән Одзи-сан һәм башкалар. Әлбәттә, оныгы Кар кызы да бабасын котларга килми калмый.
* Бу көнне Бөек Устюгта зур чыршы урнаштыралар, аның тирәли әйлән-бәйлән уеннар оештыралар һәм бәйрәм утларын кабызалар. Шул рәвешле, көтеп алынган Яңа ел бәйрәменә әзерлек башлана.
Комментарийлар: