«ШАЯН ТВ» каналы балалар белән Россия көнен бәйрәм итте

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы балалар белән Россия көнен бәйрәм итте

«ШАЯН ТВ» каналы балалар белән Россия көнен бәйрәм итте

«ШАЯН ТВ» каналы «Казан» гаилә үзәге янында Россия көне уңаеннан узган бәйрәм чарасында катнашты. Беренче татар балалар каналы «Алдынгылар» хәрәкәте белән берлектә тамашачыларны үз мәйданчыгына җыйды һәм бәйрәм кәефе бүләк итте! Яшь тамашачылар өчен күңелле интерактивлар, шәп уеннар, аквагрим һәм кызыклы остаханәләр оештырылды.

Каналның төп геройлары да нәни дусларыбызның күңелләрен күрде! Алар балалар белән шаярдылар-көлделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Иң җитезләргә «ШАЯН ТВ» каналы бүләкләр өләште!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...