19 Июль 2024
Ял көненә «ШАЯН ТВ» каналы премьера әзерләде! «Тылсымлы академия» фантастик мультсериалын карарга чакырабыз!
Джесса гадәти әйберләр: уку, дуслык, беренче мәхәббәт өлкәләре белән кызыксына торган гади өлкән сыйныф укучысына охшаган. Аерма шунда ки, ул үткен бүре һәм кеше күзеннән яшерелгән тылсымлы бәндәләр өчен академиягә йөри. Ә ул арада кешеләр дөньясында Миша исемле игезәк сеңелесе кала. Кызларны тумыштан ук бер-берсеннән аерганнар. Алар Миша академиягә укырга кергәндә яңадан кушылалар. Геройларга, үзләрен куркыныч янаудан саклап, тылсым дөньясында үз юлларын бергәләп табарга кирәк булачак.
Фэнтези яратучыларны якшәмбе 14:00 һәм 22:00сәгатьләрдә телевизор экраннары янында көтәбез.
Комментарийлар: