Ак аю чынлыкта кара төстә?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ак аю чынлыкта кара төстә?

Ак аю чынлыкта кара төстә?

Ак аю – эре ерткыч җанвар, безнең якларда яшәүче көрән аюның туганы. Алар моннан якынча 130 мең ел элек барлыкка килгән. Борынгы заманнарда ак аюларның бик зур гәүдәлеләре дә булган. Ләкин алар, азык җитмәү сәбәпле, юкка чыккан. Бу хайваннарны саклау максатында Халыкара ак аюлар көне булдырылган. Ел саен ул 27 февральдә билгеләнә.

* Россиядә 5-6 мең тирәсе ак аю яши.

* Ак аюлар чынлыкта ак түгел, ә төссез. Аларның йоннары куш, ә тән тиресе кара төстә.

* Кышын поляр аюлар материкта яки утрауларда кар көрте эченә ясалган өннәрендә көн күрә.

* Әни аюлар кыска вакытлы кышкы йокыга талырга мөмкин. Ә әти аюлар алай йокламый. 

* Бу ерткыч бик яхшы күрә һәм ишетә, исне дә яхшы тоя. Табышын берничә километрдан сизеп алырга сәләтле.

1637611170_11-celes-club-p-belaya-medveditsa-s-medvezhonkom-zhivotnie-11.jpg

Фото: Яндекс

* Ак аю 7-10 көн ризык таба алмый йөрсә, гәүдәсендәге май хисабына яши башлый.

* Бу хайваннарның тән тиресе астындагы май катламы 13 сантиметрга кадәр җитә. Шунлыктан, алар өшеми.

* Антарктида һәм Австралиядә ак аюлар беркайчан да яшәмәгән, алар Арктикада яши.

* Тюлень, морж һ.б. диңгез хайваннары белән туклана.

* Шунысы да кызык, ак аю су эчми, ул аны табышы белән тукланганда ала.

* Ау вакытында кап-кара борынын яшерү өчен, ак аю аны уң кулы белән каплап тора икән.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...