19 Гыйнвар 2024
19 гыйнварда Казанның «Черек күл» паркындагы шугалакта тиз танышу кичәсе узачак. Биредә, яшенә карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала.
Чарада катнашучыларны икешәр кешелек төркемнәргә бүләчәкләр. Һәр парга аралашу өчен бер әйләнеш каралган, шуннан соң иптәшеңне алыштырырга кирәк булачак.
Ахырда казан халкы аралашуны дәвам итәргә теләгән әңгәмәдәшләренең исемнәрен җибәрә ала. Туры килсә, оештыручылар телефон номерларын бирәчәкләр икән.
Тиз танышу кичәсе 18:30 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен алдан теркәлү каралган.
Комментарийлар: