20 Гыйнвар 2024
Дуслар, ШАЯНнарыбыз үзләренең язмалары белән бүлешүләрен дәвам итәләр! Бүген сезне тамашачыбыз Илүзә Билалованың шигыре белән таныштырырбыз!
Яратам мин кышның бураннарын,
Тирә-юньгә ап-ак моң иңә.
Оча карлар, гүя күбәләкләр
Әйләнәләр бию көенә.
Күкрәк тутырып сулыйм,
Кышкы һава
Рәхәт биреп тәнгә тарала.
Авылымның гүзәл табигатен
Ак буяуга төреп кар ява.
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аларны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарийлар: