Җиһанда – яз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җиһанда – яз!

Җиһанда – яз!

Язның беренче көне белән, дуслар!

Табигатьтә яз хакимлек итә! Календарьда аның беренче ае. Тирә-юньдә кар ятса да, әле суыклар булса да, көн сизелерлек озыная бара. «1 мартта кояшлы һәм җылы булса, яз шундый килер. Җылы җил иссә – җәй яңгырлы булыр», - дигән борынгылар. Март аенда сынамышлар ниләр вәгъдә итә икән? Без дә сынап карыйк әле. Туры килерме?

* Мартта җылы булса, җәй салкын була.
* Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.
* Март яңгырлы булса, гөмбәле җәйгә ишарә.
* Мартта суык һәм коры булса, икмәк уңар.
* Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.
* Мартта томаннар еш төшсә, яңгырлы җәйгә.
* Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә яңгырлы җәй билгесе.
* Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә.
* Март аенда су акмаса, апрель аенда үлән үсми.
* Коры март – уңдырышлы ел булачак, ә яңгырлысы уңышсыз ел вәгъдә итә.
* Карга башын канат астына яшерә-салкынга, җиргә утырса җылынуга.
* Март аенда җылы җилләр – яңгырлы җылы җәйгә.
* Сирәк салкыннар март аенда яхшы уңыш вәгъдә итә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...