«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» концертлар циклына старт бирә

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» концертлар циклына старт бирә

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» концертлар циклына старт бирә

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» концертлар циклына старт бирә! Тагын да күбрәк өр-яңа балалар өчен җырлар, талантлы башкаручылар белән бергә сәфәргә чыга!

Бүгенге концерт Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 171 мәктәбендә узды. Тамашачыларга бер көндә ике концерт куелды! Гадәттәгечә, тамашачыларыбыз бик җылы итеп каршы алдылар һәм кайнар алкышларга күмделәр.

e726a6c4-bb5b-426c-8fd6-345803542553.jpg

Концертны карарга башкаланың мәктәп-гимназия укучылары җыелды. «Сәйлән» фестивале йолдызлары исә «Балачак җыры» бәйгесенең популяр хитларын башкарып, тамашачыларның күңелен яуладылар. «ШАЯН ТВ» каналының төп геройлары да балаларны сөендерде: шаярдылар, көлделәр, фотога төштеләр, иң активларга бүләкләр өләштеләр.

Бер сулышта узды әлеге бәйрәм! Күтәренке кәеф, шаяру-көлүләр белән югары үтте! Тамашачыларыбыз да канәгать калды!

6ea07620-161b-49fd-8e99-44e7badaba25.jpg

Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

ee9ce7ac-7589-4181-b991-5801681b385b.jpg


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...