«ШАЯН ТВ»да җәйге премьера

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»да җәйге премьера

«ШАЯН ТВ»да җәйге премьера

«ШАЯН ТВ»да җәйге премьера! «Барба гаиләсе» маҗараларга дәшә!

Катя белән Федя авылда яшиләр, аларның шаккаткыч дуслары бар – Барба әти җитәкчелегендәге гадәти булмаган иҗади гаилә. Бу җан ияләре бакчада чәчәкләр кебек үскәннәр, алар төрле төстә һәм теләсә нинди форманы кабул итеп, үзгәрә алалар.

Елмаючан алсу Барба әти – барысын да берләштерүче гаилә башлыгы. Аның хатыны Барба әни һәм салават күпере төсләрендәге балалары бар. Өстәвенә, алар яхшы күңелле, үткен һәм бик шук. Күпчелек эпизодларда әлеге гаилә гадәти булмаган юмористик ситуацияләргә эләгә: Марста ракета төзү яисә урманнан алып кайтып, өйдә яшәүче филне әти-әниләреннән яшерергә тырышу, һ.б.

«Барба гаиләсе» мультсериалын эш көннәрендә 08:55 һәм 16:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...