19 Август 2024
Бүген Татарстанлылар 21:26 сәгатьтә гадәти булмаган күренеш - «супер Ай»ны күзәтә алачак.
Супер Ай дип, тулы Ай Җиргә 362 мең километрдан да күбрәк якынлашуны атыйлар. Бүген Ай безнең планетага шактый якын булачак, шуңа күрә бик зур булып күренәчәк. Тулы Ай ярдәмендә Айның күренә торган ягындагы барлык объектларын да яхшы күреп булачак.
Августтагы супер Ай быел булачак мондый дүрт күренешнең беренчесе булачак. Тагын бу могҗизаны 17 сентябрь, 17 октябрь һәм 15 ноябрь көннәрендә күзәтергә мөмкин. «Супер Ай» шәһәр читендә, караңгы урыннарда яхшырак күренәчәк.
Комментарийлар: