«Балачак җыры» концертлары дәвам итә

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» концертлары дәвам итә

«Балачак җыры» концертлары дәвам итә

«Балачак җыры» концертлары дәвам итә! Бүгенге концерт Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә узды! Бер көндә 2 концерт гөрләде!

«Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре тамашачылар күңелен яуларга өлгергән, балалар өчен уникаль җырларны яңгыраттылар. Иң актив балаларга исә «ШАЯН ТВ» каналы шәп бүләкләр өләште! Шулай ук килгән кунаклар һәм башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналының төп персонажлары – Шаян һәм Мияу белән дә очраша алды.

Концерт җыр-биюләр, җанлы аралашу, шаяру-көлүләр белән үрелеп барды. Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан яхшы кәеф алдылар!

Искәртеп узабыз, чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...