12 Август 2019
«ШАЯН ТВ» каналы эшли башлаганга инде 9 ай! «Вакыт үтте дә ките, сизмичә дә калдык” дибез. Ә уйлансак, шушы үткән вакыт эчендә җанны җылытып торган иң матур хатирәләрдән дә мөһиме юктыр! Безнең дә шушы 9 ай эчендә хәтердә җылы хисләр булып күп кенә истәлекле көннәребез калды.
Туган татар телендә бик күп мультфильмнар һәм тапшырулар дөнья күрде, бик күп чаралар һәм бәйгеләр уздырылды, күпсанлы дуслар табылды, тамашачыларыбыз белән җылы мөнәсәбәт урнашты.
Без эшлибез, без үсәбез, без алга омтылабыз! Боларның барысы да сезнең өчен, кадерле тамашачыларыбыз. Без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Комментарийлар: