«ШАЯН ТВ» каналы Республика Яңа ел чыршысында!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы Республика Яңа ел чыршысында!

«ШАЯН ТВ» каналы Республика Яңа ел чыршысында!

25 декабрь «Татнефть-Арена» боз сараенда елның иң көтеп алынган бәйрәме - Республика Яңа ел чыршысы узды. Бирегә төрле олимпиадалар, спорт ярышлары, иҗади бәйгеләр җиңүчеләре һәм ел буе тырышып укыган укучылар җыелды. Традицион рәвештә, яшь тамашачыларны котларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде.

Быел Республика Яңа ел чыршысының төп темасы - дуслык һәм үз хыялларыңа ирешүгә багышланды.

Беренче татар балалар каналы да әлеге чарадан читтә калмады. Бәйрәм алдыннан нәни тамашачыларны сюрпризлар белән сөендерде, егет-кызларны уңышлары белән котлады. «ШАЯН ТВ»ның төп персонажлары – Шаян, Мияу, Биби, Маэмай белән очрашу, алар белән якыннан аралашу, уен-көлке, күңелле анимацион программа, үзенчәлекле фотозона һәм, әлбәттә, истәлекле бүләкләр өләште!

Бәйрәм кысаларында, сәләтле балалар белән түгәрәк өстәл оештырылды. Анда узып баручы елда үзләрен аеруча актив күрсәткән балалар катнашты. «ШАЯН ТВ» каналы яшь алып баручысы Амелия Нигъмәтуллина әлеге чарада модератор вазифасын башкарды.

Алып баручы Кәрим Галиев исә тамашаның үзендә чыгыш ясады. Афәрин сезгә!


 

 


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...