3 Октябрь 2024
Дуслар, шатлыклы хәбәребез бар! «ШАЯН ТВ» каналы Россиянең телевизион «ТЭФИ-KIDS 2024» милли премиясенең финалына чыкты! Каналның алып баручысы Ислам Хәбибуллин «Иң яхшы балалар өчен тапшырулар алып баручы» номинациясендә финалист булды. Бәйгедә ул Мәскәүнең «Россия К» һәм «СОЛНЦЕ» телеканаллары алып баручылары белән көч сынашачак.
Конкурста катнашуга барлыгы 215 эш җибәрелгән. Алты ел уздырылган премия тарихында бу рекордлы күренеш. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы исә октябрь аенда Мәскәүнең «Et Cetera» бинасында узачак.
«ШАЯН ТВ» каналын җиңүе белән ихлас котлыйбыз! Бөек үрләр һәм финалда уңышлар телибез!
Комментарийлар: