25 сентябрь - хыял көне. Әлеге рәсми булмаган көнне барлык кешеләр дә бәйрәм итәргә хокуклы, чөнки һәрберебезнең күңелендә нинди дә булса хыял яши. Аны тормышка ничек ашырырга соң?
1. Әгәр дә сез теге яки бу хыялның тормышка ашуын телисез икән, әлеге бик теләгән әйберне күз алдына китерү, визуальләштерү мөһим. Янәсе, хыялыгыз инде сезнең кулда, чынбарлыкта.
2. Шуннан соң аны чынга ашыруга тотынсагыз да була. Бу очракта алга таба нинди адымнар ясарга кирәклеге турында уйлану җиңелрәк булачак.
3. Адымнарыгызның планын төзегез, зур этапларны берничәгә бүлеп эш итегез.
4. Ахыргы момент - план төзегәч, максатка ирешә башлау. Озакка сузмыйча, җитезлекне эшкә җигегез.
5. Әгәр теләгән нәрсәгә ирешә алмасагыз, юлыгызда барлыкка килгән киртәләрне анализларга кирәк. Уңышка комачаулаучы проблемаларны вакытында күреп, алар өстендә эшләү шулай үк бик мөһим.
Хыялланырга курыкмагыз! Зуррак максат куйган саен, нәтиҗәгез дә югарырак булыр. Теләкләрегез чынга ашсын!
Комментарийлар: