Казанда X Милли һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары форумы старт алды. Чарага Россиянең 33 төбәгеннән 300дән артык делегат җыелды. 28-30 август көннәрендә кунакларны экскурсияләр, утырышлар, журналистлык осталыгы буенча семинарлар һәм Татарстан Республикасы бәйрәмендә катнашу көтә.
Бүген исә Бәшир Рәмиев исемендәге заманча IT-паркта форумның пленар утырышы узды. Биредә бөтен Россиядән төбәк, өлкә һәм район басмалары, телерадиокомпанияләр һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре катнашты. Милли һәм төбәк массакүләм матбугатның бүгенге хәле, аның үсеш перспективалары хакында җитди сөйләшүләр булды. Катнашучылар Россиянең төрле почмакларында милли телләрдә чыгучы матбугат чаралары проблемаларын хәл итәргә тырышты.
Әлеге форумда «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Каналыбызның блогерлары мөхтәрәм кунакларны сәламләделәр, каршы алдылар. «ШАЯН ТВ»ның эшчәнлеге, яңа проектлары белән таныштырдылар. Күп кенә мультсериалларны тавышландыручы Илназ Сибгатуллин исә кунакларга дубляж буенча мастер-класс күрсәтте. Очрашу бик продуктив узды.
Комментарийлар: