Казанда Яңа елга кадәр кар ятачакмы?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Казанда Яңа елга кадәр кар ятачакмы?

Казанда Яңа елга кадәр кар ятачакмы?

2024 ел планетада иң җылы ел буларак тарихка керәчәк. Декабрьдә температура аномалиясе булу сәбәпле Казанда кар ятмады. Бу кошларның үз-үзен тотышына да тәэсир итте, алар җылы якка китәргә ашыкмады. Кышлар җылы булу сәбәпле, күчмә кошларның үз-үзен тотышы үзгәрә. Ел саен аларның күбесе шәһәрләрдә кышларга кала, чөнки сулыклар туңмый, азык базасы бар.

Кар да яварга ашыкмый. Яңа елга кадәр кар ятачак, әмма эш аның күләмендә. Синоптиклар фаразлавынча, бер ай эчендә явым-төшем норма чикләрендә көтелә, ул Казан өчен якынча 50 мм тәшкил итә. Декабрьдә Казанда уртача айлык температура -7, -8 градус, ә Татарстанда -8,9 градус булыр, дип көтелә.

Фото: Яндекс

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...