15 Май 2024
Иртәгә, 16 май көнне «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчесе, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручысы Аяз Әһлиуллин «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Манзара» тапшыруында кунакта булачак. Ул үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашачак һәм укыган әсәре хакында сөйләячәк.
Иртәнге 6:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында карамый калмагыз.
Дуслар, бик тиздән «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең яңа сезоны старт алачак. Яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз.
Комментарийлар: