Теләк теләү көне: ничек дөрес теләргә?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Теләк теләү көне: ничек дөрес теләргә?

Теләк теләү көне: ничек дөрес теләргә?

Нәкъ менә бүген, 29 апрель – теләкләр теләү көне билгеләп үтелә! Теләкләр кабул була торган билгеле бер көннәр һәм сәгатьләр бар икән. Уңайлы вакытны Ай календаре һәм сәгатьләре буенча билгеләргә була. Астрологлар, энергетика күзлегеннән караганда, Ай календаре буенча 1нче, 7нче һәм 11нче тәүлекләр иң куәтлеләре дип саный.

Көн сайлаганнан соң, тәүлекнең дөрес вакытын ачыклау мөһим. Моның өчен көн буе үзегезнең торышыгызны һәм кәефегезне күзәтергә һәм көч-куәт тулы мизгелне билгеләргә кирәк. Нәкъ менә шул чорда теләк теләргә кирәк тә инде.

 

Теләкне ничек дөрес итеп теләргә?

1. Теләкне хәзерге заманда теләгез. Моны күпләр белми, ләкин ничек кенә булыша әле! Инде тормышка ашкан дип ышанып теләгез. Мәсәлән, «Мин яңа йортта яшәргә телим» диясе урынга, «Мондагы иң зур йорт минеке булачак!» дип әйтегез.

2. Теләкне гадиләштерегез. Катлаулы, озын җөмләле теләкләр буталчык була. Теләк никадәр гади, аңлаешлы булса, ул шулкадәр тизрәк тормышка да аша.

3. Үз мәнфәгатьләрегездән чыгып теләгез. Галәмнән сораганнарыгыз бары сезгә генә кагылышлы булсын. Туганнар, дуслар, яраткан кеше өчен теләк теләмәгез.

4. Бары яхшыны гына теләгез. Теләкне начар энергетика белән бозмагыз!

5. Теләкләрегез турында беркемгә дә сөйләмәгез. Теләгән теләк үзенә энергия туплый, аның турында күбрәк сөйләгән саен көче кими бара.

6. Теләкләрне җыеп барыгыз. Аларны кәгазьгә язып бару файдалы. Аерым битләргә языгыз да махсус тартмага йә конвертка салып куегыз. Ярты ел, йә бер ел үткәч, укып карап, никадәр теләкләрегезнең чынга ашуын күреп гаҗәпләнерсез.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...