20 Сентябрь 2024
«ШАЯН ТВ» яңа проект тәкъдим итә! Бүген YouTube каналда «ДилиНали» дип исемләнгән өр-яңа тапшыру дөнья күрәчәк! Күңел ачу программасында төп геройлар Дили белән Нали тамашачыларны җырлы форматта әйләнә-тирә дөнья белән таныштыра.
Беренче чыгарылышта нәниләрне мавыктыргыч динозаврлар дөньясына чакырабыз! Безгә кадәр яшәгән гаҗәеп бу зур хайваннар әлегә кадәр табышмак булып кала бирәме? Киттек, серләрне бергәләп ачабыз!
Бүген 17:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында премьераны карарга ашык! 21-22 сентябрь көннәрендә 14:50 һәм 22:50 сәгатьләрдә тапшыруны эфир киңлекләрендә - «ШАЯН ТВ» каналында карарга мөмкин булачак.
Комментарийлар: