Австралиянең төньягында балыкчылар «ахырзаман балыгы» тотканнар. Сельдь короле дип исемләнгән әлеге балыкны бу территориядә беренче тапкыр күрүләре.
Сельдь короле - Дөнья океанындагы иң сәер төр. Риваятьләр буенча, сельдь королен төрле катаклизм, җир тетрәуләр хәбәрчесе дип саныйлар. 2011 елда Япониядә көчле җир тетрәү, Фукусимадагы коточкыч цунами алдыннан дулкыннар яр буена берничә дистә шушы балыкны чыгарып ташлаган иде. Моны галимнәр дә кире какмый. Җир тетрәү алдыннан тектоник плитәләр селкенү сәбәпле, тирәндә яшәүче гигант балыкның ияләшкән урыныннан кузгалып өскәрәк чыгуы ихтимал.
Сельдь королен икенче төрле «ремень-балык» дип тә йөртәләр. Ул 11 метрга кадәр үсә ала, 900 метр тирәнлеккә төшә. Бу балык тропик зоналардагы җылы суларда яши, горизонталь йөзә алмау сәбәпле, ихтиопланктон дип санала. Гәүдәсе бик зур булса да, йөзгәндә башын вертикаль тотарга сәләтле. Сельдь королен ауламыйлар, аннан балыкчылар курка, ялгыш тотылган очракта да ашамыйлар.
Фото: Яндекс
Комментарийлар: