Җирдә яңа мини Ай барлыкка килде

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җирдә яңа мини Ай барлыкка килде

Җирдә яңа мини Ай барлыкка килде

Сентябрь ахырында Җирнең тагын бер иярчене барлыкка килде. Астрономнар “2024 РТ5” астероидын “мини Ай” дип атады. Ул безнең планета орбитасында озак тормаячак. 25 ноябрьгә кадәр Җир тирәли бер тапкыр әйләнеп чыгачак һәм Кояш системасы буенча сәяхәтен дәвам итәчәк. Мини Ай чыны кебек якты түгел, аны телескош аша гына күрергә мөмкин.

Җирнең моңа кадәр дә ике Айлы чаклары булды. “2020 CD3” астероиды берничә ел Җирне озатып йөрде, 2020 елда гына безнең планета орбитасыннан юкка чыкты. “2022 NX1” астероиды 1981-2022 елларда “мини Ай” исемен йөртте, аны 2051 елда кабат кунакка көтәбез. Хәзерге астероид та 2055 елда кабат әйләнеп килергә тиеш.

Фото: Яндекс

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...