2 Октябрь 2024
Россиядә 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр алты көнлек эш атнасы булачак. Шимбә, 2 ноябрьдәге ял 30 апрельгә күчерелә, шуңа күрә бу көнне эшкә чыгарга туры киләчәк.
Ә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ял көне алдыннан исә эш көне бер сәгатькә кыскара. 2 ноябрь, шимбә көнне дә россиялеләрне кыска эш көне көтә.
Искәртеп узыйк, Татарстан халкын соңыннан өч көнлек эш атнасы көтә, 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә.
Комментарийлар: