Кыш турында сез белмәгән 10 кызыклы факт

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кыш турында сез белмәгән 10 кызыклы факт

Кыш турында сез белмәгән 10 кызыклы факт

Ә сез кыш турында ниләр беләсез? Без сезгә кызыклы фактлар тәкъдим итәбез!

1. Кар бөртекләре, кешеләр кебек үк, бер-берсеннән аерылалар. Еллар буе барган тикшеренүләрдә бер-берсенә охшаш ике кар бөртеге табылмаган.

2. Боз сөңгеләре күп очракта йортның көньяк өлешендә барлыкка киләләр.

3. Җир йөзендәге 7 миллиардтан артык кешенең яртысыннан артыгы бер тапкыр да кар күрмәгән.
4. Кеше кулына эләккән иң эре кар бөртегенең диаметры 38 см булган.

5. Иң салкын температура 2013 елда җир йөзенең иң салкын материгында – Антарктидада теркәлгән. Термометр баганалары -91,2 градус күрсәткән.

6. Антарктида материгында иң биек тауда кызыл, сары һәм алсу төстәге карны күргәннәр.

7. Кар бөртекләре суга әйләнергә өлгермәгән пардан ясалалар, 90 процент һавадан торалар, шуңа күрә җилсез көнне җиргә бик акрын төшәләр.

8.  Кар үзенә төшкән кояш нурларын кире кайтара. Шуңа күрә ул кояшлы көндә нык кына сукырайта һәм шунлыктан кыш көне җир җылынмый. Кояш нурларының 90 проценты диярлек кире космоска китә.

9.  Чиста кар ашау өчен яраклы. Ләкин, аны ашаганда, организмыгызны калорий белән баетуга караганда, энергияне күбрәк тотасыз.

10.  Кар бөртекләре җырларга сәләтле. Тик, ишетү сәләте чикләнгәнлектән, кеше бик түбән ешлыкларны ишетми. Галимнәр туңган кристалларның суга кагылгач аваз чыгарганнарын ишеткәннәр. Сүз уңаеннан, бу аваз балыкларны бик ярсыта.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...