Казан мәктәпләрендә киләсе уку елыннан «Хезмәт», «Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» дип аталган предметлар укытыла башлаячак. Шулай ук математика буенча курска яңа тема да кертеләчәк.
«Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» урта һәм өлкән сыйныфлар өчен мәҗбүри дәресләр буларак карала. Курска тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре программасы, башлангыч хәрби әзерлек буенча киңәйтелгән программа, моннан тыш, беренче ярдәм күрсәтү, сәламәт яшәү рәвеше нигезләре һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре керергә тиеш.
1 сентябрьдән «Технология» дәресе «Хезмәт» дип үзгәртелә, чөнки предметның яңа юнәлеше барлыкка киләчәк.
«Математика» фәненә исә «Ихтималлык һәм статистика» курсы өстәлү көтелә. Ул «Алгебра»ны һәм «Геометрия»не тулыландырачак.
Комментарийлар: