БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Тамашачыларыбыз актив рәвештә язга багышланган иҗат җимешләрен дә тәкъдим итә башладылар! Бүген Азалия Сәетгәрәеваның «Күңелдә яз» дип исемләнгән шигыре белән таныштырабыз!

Җилкендереп тагын язлар килде,
Йөрәкләрне күмеп сөюгә.
Ә йөрәгем тишеп чыгар төсле,
Дулкынланып тибә күкрәктә. 

Ямьле язга кушылып күңелемдә,
Йөзә сихри бер моң эчемдә.
Селкенә ул назлы бер кочагымда,
Мәхәббәтнең серле җирендә. 

Кояш карап нурын сибә,
Яз килә бит-тантана!
Уйларым бит ямьле язда,
Җан сөенә, шатлана...

Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...