22 Февраль 2024
«ШАЯН ТВ» каналы Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында булып кайтты. Шул уңайдан иртәгә, 23 февраль көнне иртәнге 6:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Манзара» тапшыруын карагыз!
Студия кунаклары – «ШАЯН ТВ» каналының алып баручылары Мәликә Хәйрулла һәм Алимә булачак. Эфирда алар Мәскәүгә сәяхәтләре, «ШАЯН ТВ» каналының ирешкән уңышлары һәм күргәзмәдә тәкъдим ителгән проектлар хакында сөйләячәкләр. Карамый калмагыз!
Комментарийлар: