Татарстанда һава шартлары начарлана

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Татарстанда һава шартлары начарлана

Татарстанда һава шартлары начарлана

Апрель ае аномаль эссе һава торышы белән гаҗәпләндерүен дәвам итә. Бүген Татарстанда 28 градус эссе булачак, яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал, дип фаразлый синоптиклар.

Көчле җил көтелә, урыны белән аның тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәчәк.

Синоптиклар билгеләвенчә, бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура нормадан +9, +15 градуска югары тора. Мондый һава торышы атна уртасына кадәр сакланачак.

 

Җил көчәйгәндә:

* Артык ихтыяҗ булмаса, биналардан чыкмаска, эчтә калырга киңәш итәбез.

* Әгәр дә көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында яшеренергә була. Көчле җилдән йорт диварлары кырыенда яшеренергә кирәкми – түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин.

* Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

* Көчле җил булганда, электр линиясе астында торырга һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашырга ярамый.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...