«ШАЯН ТВ» каналы яңа мультсериал тәкъдим итә

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы яңа мультсериал тәкъдим итә

«ШАЯН ТВ» каналы яңа мультсериал тәкъдим итә

Күптән көтелгән премьера! «ШАЯН ТВ» каналы ШАЯН тамашачыларына «Супер Дино» мультсериалын тәкъдим итә!

Джой - Кун-Кун утравында яши. Героиняның дуслары – гадәти булмаган чын динозаврлар! Кызның иң якын дусты - Дино. Әлеге зәңгәр динозавр, чын лидер буларак, һәрвакыт дусларына ярдәмгә килергә әзер, ул хәтта бик аяныч хәлләрдән дә курыкмый. Динозавр Сера исә яхшы йөрәкле, медицинаны аңлый һәм теләсә нинди авыру яки җәрәхәтне дә җиңә ала. Яшел стегозавр Бен – бар яктан да оста һәм теләсә нинди ватылуларны да җиңә ала. Брахиозавр Гарри - тыныч һәм акыллы, ләкин бераз килбәтсез динозавр. Бала динозавр Винди исә оча белә, ул бик күзәтүчән һәм кызыксынучан.

Әлеге геройлар барысы бергә Рексның көчле командасын тәшкил итәләр. Дуслар бергә мавыктыргыч маҗараларга юлыгалар, шулай ук борынгы хайваннарны кулга төшерергә теләгән явыз Макска каршы торалар.

Мультсериалны эш көннәрендә 07:55 һәм 15:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...