Өйдә эскимо ясыйбыз

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Өйдә эскимо ясыйбыз

Өйдә эскимо ясыйбыз

24 гыйнварда иң татлы бәйрәм - «Халыкара эскимо көне» билгеләп үтелә. Туңдырма бәхетле балачак символларының берсе. Өлысы да, кечесе дә бу татлыкайны бик яратып ашый.

Ни өчен әлеге бәйрәм гыйнварда үткәреләме? Чөнки аны уйлап тапкан өчен 1922 елның нәкъ шушы көнендә АКШның Онава шәһәрендә тәм-томнар кибете хуҗасы Христиан Нельсон эскимога патент ала.

«Эскимо» французлардан килгән сүз, дигән фикер дә бар. Эскимос костюмына охшаган балалар комбинезонын алар нәкъ шулай атап йөрткән. Шунлыктан “шоколадлы” комбинезон кигән туңдырмага эскимо дигән исем биргәннәр.

morozhenoe-eskimo-mnogo.jpg

Рәсем Яндекстан алынды

Эскимоны үзебез ясап карыйк әле. Рецепт бик гади:

Кирәк булачак:

- 1 банан,

- 100 грамм туңдырылган җиләк яки чия,

- 150 грамм йогырт,

- 1 аш кашыгы бал.

Әзерләү барышы:

Бананны кабыгыннан әрчеп, туңдырылган җиләкләр белән блендерга салып изәргә. Йогырт һәм бал өстәргә, яхшылап болгатырга. Формаларга салып, туңдыргычта ким дигәндә 3 сәгать тотарга кирәк. Аннары әзер, катырылган катнашманы эретелгән шоколадка манып алырга һәм кабаттан туңдыргычта бераз тотарга. Берничә минуттан эскимо әзер дә була!

Бәйрәм уңаеннан үзегезне бу татлы ризык белән сөендерегез, дуслар!

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...