БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ

Сезне ШАЯН тамашачыларыбызның язгы шигырьләре белән таныштырабыз!

Язны хәбәр итә безгә
Ераклардан ук кайтып.
Армый-талмый сайрый башлый
Бөтен җирне яңгыратып. 

Бу - әлбәттә - сыерчык,
Куана яз килгәнгә.
Ул шулай миңа рәхмәтле
Оя ясап биргәнгә.      

                        Эмиль Закирҗанов

Җылы яктан килде дә,
Яңа ояны күреп,
И куанды сыерчык
Минем көткәнне белеп. 

Сайрады да сайрады,
Шулай рәхмәт укыды.
Аның шатлыгын күреп,
Миңа да рәхәт булды.

                        Әдилә Закирова

Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...