Җылы көннәр кайчан җитәр?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җылы көннәр кайчан җитәр?

Җылы көннәр кайчан җитәр?

Май аеның соңгы көннәре булса да, hаман да әле салкын. Җылы hәм кояшлы көннәр кайчан җитәр икән? Халык сынамышларына күз салып үтик:

* Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар көтелә.
* Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә.
* Айның соңгы көннәрендә, гадәттә, җиде елга бер тапкыр салкыннар күзәтелә.
* 26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез.
* 27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә.
* 27 майда салкын булса - җәй салкынча булачак.
* 28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы була.
* 29 майда суда төнбоек яфраклары күренсә, язгы суыклар бетте дигән сүз.
* 30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый булачак.
* 31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышы көтегез.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...