«ШАЯН ТВ» «ММЧ урамы» фестивалендә катнашты

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» «ММЧ урамы» фестивалендә катнашты

«ШАЯН ТВ» «ММЧ урамы» фестивалендә катнашты

Бүген «Татмедиа» бинасы янындагы мәйданда тормыш кайнады. Журналистлар арасындагы иң абруйлы конкурсларның берсе булган «Бәллүр каләм» бәйгесенә йомгак ясалды, лауреатлар бүләкләнде. Аның кысаларында «ММЧ урамы» («СМИшная улица») дип аталган фестиваль эшләде. Татарстан Республикасы Матбугаты көненә багышланган әлеге киң колачлы акция күркәм традициягә әверелде. Монда газета-журналлар, телевидение, радио - мәгълүмат белән ММЧлар урын алды, журналистлар өчен төрле мастер-класслар үткәрелде.

Чарада «ШАЯН ТВ» каналы да кунакларны үз мәйданчыгына җыйды. Каналның «Матбугат урамы»нда катнашуга креатив якын килүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Кунаклар өчен анимацион программа, алып баручылардан күңелле интерактивлар, шәп уеннар, кызыклы остаханәләр оештырылды, «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләреннән матур җырлар яңгырады. Иң җитез кунакларга истәлекле бүләкләр өләштеләр. Шулай ук каналның төп геройлары - Шаян һәм Мияу да бар иде. Алар балалар белән рәхәтләнеп уйнадылар, көлделәр, шаярдылар, фотога төштеләр, бәйрәм атмосферасы ясадылар.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...