«ТАТАР СҮЗЕ»: бүген соңгы көн!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ»: бүген соңгы көн!

«ТАТАР СҮЗЕ»: бүген соңгы көн!

Бүген «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлануның соңгы көне! Әле катнашырга өлгерәсез! Бүләкләр саллы - премиаль фонд 1500 000 сум.

Түбәндәге яшь категорияләре буенча катнашу каралган: 7 яшькә кадәр, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, шулай ук иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк.

Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз.

Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...