Бәхетле булу серләре

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бәхетле булу серләре

Бәхетле булу серләре

Бәхетнең үз көне бар икәнен белә идегезме? 20 март – Халыкара бәхет көне билгеләп үтелә!

* Галимнәр фикеренчә, бәхетнең 50 проценты геннардан, 10 проценты тормыш шартларыннан (гаилә, эш, уку), ә 40 проценты уйлардан тора.

* Бәхетнең үз төсе бар. Ул – сары төс.

* Эндорфин, дофамин һәм серотонин - бәхет формуласын төзүче гормоннар. Эндорфиннар кыска вакытка, ә дофамин озын вакытка бәхет фоны булдыра һәм канәгатьлек хисе бирә. Серотонин исә – яхшы кәеф чыганагы.

* Иң «бәхетле» илләр рейтингында беренче урынны Дания, аннан соң Швейцария, Исландия, Норвегия һәм Финляндия ала.

* Үзеңне бәхетле итеп хис итәр өчен, тиешенчә йокларга, спорт белән шөгыльләнергә, әйбәт кешеләр белән аралашырга, сәяхәт итәргә һәм елмаерга куша психологлар. Якыннарны яратырга һәм барлык үпкәләрне онытырга кирәк.

Үзебез бәхет чыганагы булыйк. Дөнья - ул зур көзге һәм анда безнең кәефебез чагыла.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...