Кояш бәхет гормоннары бүләк итә: дөресме әллә ялганмы?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кояш бәхет гормоннары бүләк итә: дөресме әллә ялганмы?

Кояш бәхет гормоннары бүләк итә: дөресме әллә ялганмы?

Күктән кояшның ягымлы елмаеп карый башлавының сере ачылды. Баксаң, Кояш көне килеп җиткән икән бит, дуслар!

3 май көнне бөтен дөньяда Кояш көне билгеләп үтелә. Кояш - Җир шарына иң якын бердәнбер йолдыз. Ул үзенең тирәсендә урнашкан күк җисемнәре белән Кояш системасын барлыкка китерә.

Табигатьнең иң саф, яшәреп кенә килә торган чагы бит ул май башы! Ә үләннәр үсәргә, чәчәкләр бөреләнеп атарга ягымлы кояш бик кирәк. Әле алай гына да түгел, кояш безгә дә бик тансык.

Матдәләр алмашын яхшыртырга, бетчәләрдән котылырга, иммунитетны ныгытырга, стрессларга каршы торучанлыкны арттырырга дисәң, май кояшыннан да яхшысы юк, диләр белгечләр. Бәхет һәм шатлык гормоны сератонин актив эшләнеп чыксын, кешенең кәефе тиешле югарылыкта булсын өчен дә кояш нурлары алыштыргысыз!

Бүгенге салкын һава торышына карамастан, сезнең күңелегездә һәрчак кояш балкып торсын, дуслар!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...