Кышның соңгы аена да аяк бастык! Язга да күп калмый! Февраль нинди булыр? Гыйнвар шикелле зәмһәрир суыклары белән куркытырмы, әллә күп итеп кар яудырырмы? Әлеге сорауларга җавапларны сынамышлардан эзләп карыйк.
* Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын яңгырлы булыр.
* Февральдә каен ботагында карлар алка - алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.
* Февраль карга бай, апрель суга бай.
* Февраль суык икән - җәй яхшы килә.
* Февраль суык һәм коры - август эссе.
* Февраль җылы булса - яз салкын килә.
* Февральдә бәс күп булса - җәен чык күп төшәр, бал мул булыр.
* Февраль азагында боз сөңгеләре озын үссә - яз озакка сузыла.
* Февральнең соңгы атнасы суыграк булган саен, март җылырак килә.
* Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
* Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.
* Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
* Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.
* Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт.
* Кар күп ятса, үлән калын булачак.
* Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.
Комментарийлар: