Бүген Мәскәүнең «ET CETERA» бинасында «ТЭФИ-KIDS» 2024 телевизион милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды! «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар каналы бу дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулады һәм лауреат исеменә лаек булды!
«ТЭФИ-KIDS» 2019 елда Россия телевидениесе академиясе тарафыннан гамәлгә куелды һәм балалар контенты өлкәсендә эшләүче иң оста профессионалларны бүләкли. Әлеге проект төбәк һәм федераль балалар телевидениесен мәдәни яктан үстерә, балалар телеканаллары хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен арттыра һәм белгечләргә тәҗрибә алмашырга ярдәм итә.
Быел исә «ТЭФИ-KIDS» 2024 балалар киносы һәм телевидениесе өлкәсендәге Россия милли премиясендә катнашуга 215 эш җибәрелгән. Алты ел уздырылган премия тарихында бу рекордлы күренеш. «ШАЯН ТВ» каналының алып баручысы Ислам Хәбибуллин «Иң яхшы балалар өчен тапшырулар алып баручы» номинациясендә көч сынашты һәм лауреат булды!
Әйтерә кирәк, бәйге кысаларында көндәшлек көчле булды! «ШАЯН ТВ» Мәскәүнең «Россия К» һәм «СОЛНЦЕ» телеканаллары белән көч сынашты. Шуңа да карамастан, максатына иреште! Бөтен дөньяга танылган, тәҗрибәле, каналлар арасында җиңү яулау - зур дәрәҗә! Чиксез горурланабыз һәм зурдан-зур уңышлар телибез!
Комментарийлар: