«Томандагы керпе» акчалы булды

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Томандагы керпе» акчалы булды

«Томандагы керпе» акчалы булды

Россиянең Үзәк банкы «Томандагы керпе» («Ежик в тумане») мультфильмына багышланган истәлек тәңкәләр чыгарды. Алар барлыгы өч төрле: көмеш өслекле – 3 сум, никель – 25 сум, бакыр-никель – 25 сум номиналларда. Бу акча әйләнештә йөриячәк, әмма ул, гадәттә, коллекционерлардан артмый. Гомуми тиражы – 7 000 данә.

«Ежик в тумане» мультфильмы 1975 елда, Сергей Козлов әкиятенә нигезләнеп, «Союзмультфильм» студиясендә төшерелгән. Тиздән аңа 50 ел була. Әлеге мультфильм 35 Халыкара бүләккә ия, 2003 елда исә Токиода узган мультипликация фестивалендә тарихта иң яхшы мультфильм исеменә лаек була.

Фото: Яндекс


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...