«ШАЯН ТВ»да ПРЕМЬЕРА

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»да ПРЕМЬЕРА

«ШАЯН ТВ»да ПРЕМЬЕРА

Иртәгәдән «ШАЯН ТВ» каналында премьера! Яшь тамашачыларны «Маҗаралар эзләүче Карли. Борынгы патшалык» мультсериалы белән бергә кызыклы маҗараларга кушылырга чакырабыз!

14 яшьлек Карли кыргый табигатьтә яшәү хакында барын да белә, шулай ук археология белән кызыксына. Бу файдалы күнекмәгә аны яраткан әтисе өйрәткән. Ләкин бервакыт Заг эзсез югала. Кыю Карли әтисен эзләп зур сәяхәткә китәргә карар итә. Кызга бу эштә ярдәмгә Бобби, шулай ук бүрегә әверелә белә торган Морган да кушыла. Дуслар командасы тылсымлы патшалыкка юл ала һәм Тормыш китабының серләрен чишәргә омтыла.

Мультсериалны эш көннәрендә 15:55 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...