19 Октябрь 2024
Сезгә ШАЯН тамашачыбыз Сәйдә Насибуллинаның иҗат җимешен тәкъдим итәбез!
Менә көз дә килеп җитте,
Җылы җәй үтеп китте.
Баш очымда әйләнгәләп,
Торналар очып үтте.
Җәйнең ямь-яшел төсләрен
Алмаштырды сары төс.
Салкын яңгырлар яуганда,
Тышта бик тә күңелсез.
Агачларның яфраклары
Сап-сары төс алдылар.
Әкрен генә җилдә уйнап,
Җиргә дә коелдылар.
Көз инде бар патшалыкны
Үз кулларына алган.
Үзе узган һәрбер җирне
Алтынсу төскә манган.
Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарийлар: