Урамнарны кардан чистарту өчен 2 атна вакыт кирәк

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Урамнарны кардан чистарту өчен 2 атна вакыт кирәк

Урамнарны кардан чистарту өчен 2 атна вакыт кирәк

Татарстан башкаласында буран нәтиҗәләрен тулысынча бетерү өчен 1-2 атна вакыт кирәк булачак. 17 гыйнвардан «Буран» планы эшли башлаганнан бирле Казан урамнарыннан 430 мең тонна кар чыгарылган, ә кыш буена бу күрсәткеч 950 мең тоннаны тәшкил итә. Бу узган елның бөтен кышкы чорына караганда да күбрәк. Ике атнага якын вакыт эчендә урамнардан бу кышта җыелган барлык кар күләменең 45%ы чыгарылган.

Кар чыгаруга 600дән артык техника җәлеп ителгән. Юл техникасы һәм кар эретү пунктлары югары йөкләнеш режимында эшли. Эретү пунктларына тәүлегенә 12 мең тоннадан артык кар кертелә.

Бу көннәрдә 51 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелде, бу айлык норманың 110 процентын тәшкил итә. Бүген Казан юл хезмәткәрләре алдына, беренче чиратта, җәмәгать транспорты йөри торган барлык юлларны чистарту бурычы куелган.


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...