20 Февраль 2024
«ШАЯН ТВ» каналы Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында булып кайтты. Биредә ул Милли казанышлар форумы кысаларында узган Мәгариф көнендә катнашты. Көн дәвамында күргәзмә кунаклары өчен профильле дискуссияләр, остаханәләр һәм викториналар оештырылды.
Чарада «ШАЯН ТВ» каналы Татарстан данын яклады! Каналның алып баручылары Татарстан Республикасы мәгариф системасының казанышлары мәйданчыгында «ШАЯН ТВ»ның татар телендәге белем бирү проектларын тәкъдим итте. Көн тәртибендә мәгариф өлкәсендәге төп нәтиҗәләр каралды.
Комментарийлар: