24 Июнь 2024
Казанда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 28 июньдә «Татнефть Арена»да узачак. Мәйданчык шәһәрнең 200 гомуми белем бирү учреждениесеннән 6 меңгә якын укучыны берләштерәчәк. Бәйрәмнең хедлайнеры - җырчы Анет Сай.
«Татнефть Арена»дагы концертны үз чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормышка озатучы 15 сыйныф җитәкчесенең хор чыгышы бизәячәк. Укучылар белән алар Леонид Агутинның «На сиреневой Луне» җырын башкарачак, ә аннары чыгарылыш укучылары белән вальс бииячәкләр.
Быел Казан мәктәпләренең 11 нче сыйныфын 5800 укучы тәмамлады.
Комментарийлар: