Сәламәт булыйм дисәң, су эч

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Сәламәт булыйм дисәң, су эч

Сәламәт булыйм дисәң, су эч

22 март - Бөтендөнья су көне. Су - яшәү нигезе. Сәламәт булу өчен тәүлегенә кимендә 2 литр су эчәргә кирәк.

* Суның 1500гә якын төрдәге формасы бар – кар суы, туфрак суы, яңгыр суы һ.б.
* Галимнәр билгеләвенчә, 2035 елга дөньяда эчәр суга кытлык кичерүчеләр саны 3,5 миллиард кешегә җитәргә мөмкин.
* Кеше су эчмичә 5 көннән дә артык яши алмый.
* Кеше елына уртача 60 тонна су куллана.
* Кайнар су салкынына караганда тизрәк туңа.
* Әлеге вакытта планетада яшәүче бер миллиардка якын кеше чиста су эчүдән мәхрүм.
* Барлык йогышлы авыруларның 80 проценты чамасы кешегә су аша күчә.
* Яңа туган сабый организмы 80 процент судан торса, картайган кешедә ул 50 проценттан артмый.
* Җир мантиясендә, аның өслегендәге белән чагыштырганда, су запасы дистәләрчә тапкыр күбрәк.
* Ел саен уртача бер триллион тонна су парга әйләнә. Ул унике нольле сан белән билгеләнә.
* Планетадагы суның 46 проценты Тын океанда тупланган. Атлантик океанда аның - 23, Һинд океанында - 20, Төньяк боз океанында 4 проценты.
* ЮНЕСКО бәяләмәсе буенча, дөньядагы иң саф су Финляндиядә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...