13 Март 2024
17 мартта Россия Президентын сайлауларда тавыш биргән казанлылар өчен 12:00-21:30 сәгатьләрдә «Ак барс Арена» стадионында «Сайлауларга бөтен гаилә белән» фестивале уза.
Кичәнең төп хедлайнерлары Россия артистлары – җырчы Хабиб, «Иванушки International», «Хор Турецкого» һәм «Кармен» музыка коллективлары, шулай ук Ваня Дмитриенко да булачак.
Бирегә килүчеләр өчен күңел ачу чаралары, туклану мәйданчыклары, Май чабу бәйрәме атрибутлары һәм урам театрлары чыгышы оештырылачак.
Комментарийлар: