БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ

Шаян тамашачыбыз Зәлия Мөхәмәтшинаның шигырен тәкъдим итәбез! 

Яз хәбәрчеләре, әнә
Кайттылар безгә янә.
Бик сагындык аларны.
Ясап куйдык сыерчыкка
Шундый матур ояны.
Тургайлар сайрый күктә.
Тагын килде бит безгә!
Туган якта яшәрләр,
Китәрләр бары көзгә.
Ясый башлаган ояны
Кара каргалар күптән.
Язның тизрәк киләсен
Алар зарыгып көткән.
Җәй көне бик күп кошлар.
Очарлар зәңгәр күктә.
Онытмагыз, балалар!
Ярдәм итегез сез дә!    

Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...