Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды

Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды

4 апрель көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды. Ниһаять, тантаналы төстә иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре татар дөньясына игълан ителде. Чара быел тагын да грандиоз масштабта узды. Меңләгән гариза, дистәләгән җиңүче, йөзләгән тамашачы – барысы да бер тамашада!

Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырылды һәм телевизион проект буларак тормышка ашырылды.

5e8fae51-14c3-4b9d-91c1-8071e20de452.jpg

Әйтергә кирәк, быелгы катнашучыларның әзерлеге аеруча югары дәрәҗәдә. Чыгыш ясаучылар, әйтерсең, үзләре укыган әсәрләренең язмышы белән яши.

Җиңүчеләрнең һәркайсына акчалата приз тапшырылды. Быел бәйге тагын да күбрәк премиаль фонд белән аерылып торды. Ул 1500 000 сумны тәшкил итте. Моннан тыш, 37 җиңүчегә 37 видеоязма һәм 5 телевизион тапшыру әзерләнде. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе тәбрикләде.

AD7A1090.jpg

«Биредәге матур бәйге – туган телебез бәйрәме. Бу безнең бөек Тукаебызның туган телендә үтәчәк туган тел көненә зур бүләк булсын иде. Әлеге эчкерсез, телгә мәхәббәт белән сугарылган мохитне без һәрберебез үз язмышыбыз белән озата барып, аны яшәү рәвешенә кертеп, алдагы буыннарга да тапшырырга тиешбез. Безнең белән бүген арабызда булмаган әдәбият шәхесләре бу мохиттә утырсалар, ничек сөенерләр иде. Бүгенге бәйрәмебез аларга дога булып барып ирешсен иде.

Быелгы бәйгедә бик күп ачышлар бар, берсеннән-берсе камилрәк чыгышлар ишетәбез. Һәрбер катнашучыга рәхмәтлемен. Һәрбер чыгыш ясаучы безгә бик кадерле. Күпме гасырлар буе сынаулар үткән безнең халкыбызның теле дә үзенең нинди матурлыгын саклый белгән. Нинди гүзәл минем газиз халкым!» - дип, җиңүчеләрне котлады ул.

Моннан тыш, Марат Готыф улы Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин исеменнән «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминевка радио һәм телевидение үсешенә керткән нәтиҗәле хезмәте, татар телен, мәдәниятен үстерү, рухи кыйммәтләрне саклау һәм баету, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә башкарган эшләре өчен рәхмәт хаты тапшырды.
AD7A1132.jpg
Катнашучылар өчен Татарстан Язучылар берлеге һәм «Туган батыр» халыкара бренденнан махсус бүләкләр, аеруча, сюрприз булды.

Бәйрәмнең махсус кунаклары буларак, танылган татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, күп санлы Халыкара бәйгеләр лауреатлары Алинә һәм Азат Кәримовлар, Алмас Хөсәенов, «Мирас» инструменталь ансамбле һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәхнәне үз чыгышлары белән гөрләтте.

Бәйге татар телен, әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырылды.
cf080f39-c4aa-4e46-bb4c-28e3909da759.jpg
Исегезгә төшерәбез, бәйгегә июльдә үк старт бирелгән иде. Гаризалар дүрт ай дәвамында кабул ителде. Алга таба исә мәртәбәле жюри үз эшенә кереште. Җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады, көндәшлек бик көчле иде. Быел бәйгенең сыйфат һәм дәрәҗәсе дә югарырак, географиясе дә киңрәк. Конкурс дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче барлык татар халкын берләштерде. Биредә 3000 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте.

Гаризалар бөтен Россиядән кабул ителде: Әстерхан, Башкортостан, Мәскәү, Самара, Саратов, Ульяновск, Дагестан, Марий Эл, Киров, Новосибирск, Оренбург, Пенза өлкәләре, Пермь, Свердлау, Төмән, Ханты-Мансийск, Удмуртия, Чувашия республикасы. Республикадан Казан, Яр Чаллы шәһәре, Балтач, Арча, Кукмара, Байлар Сабасы, Мамадыш, Актаныш, Яшел Үзән, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Әлмәт, Питрәч һәм Теләче районнары актив катнашты. Үзбәкстан һәм Швейцариядән катнашучыларның булуы – милләтәшләребезнең бәйгегә карата зур кызыксыну белдерүен тагын бер кат дәлилләде.
AD7A9887.jpg
Иң күп гаризалар шигърият номинациясенә кабул ителде. Иң өлкән катнашучыга - 87, ә иң яшь катнашучыга - 2 яшь. Җиңүчеләр арасында хәрби хезмәткәр, Украинадагы махсус хәрби операция катнашучысы да бар. Ул Ватанны саклаган арада, аның бүләген әнисе кабул итеп алды.

Быел Россиядә Гаилә елы булганлыктан, шунысына игътибар итәргә кирәк, бәйгенең яңа сезонында иҗади гаиләләр дә бик актив булды.

Быелның зур яңалыгы - махсус «Туган тел» номинациясе. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнашты. Катнашучылар үз туган телләрендә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкарды. Шунысы сөенечле, быелгы сезонның яңа номинациясендә төрле милләт вәкилләре бик теләп катнашты. Шулай итеп, «ТАТАР СҮЗЕ» үз тирәсенә төрле халыкларны берләштерә, татар мәдәниятен популярлаштыруга йөз тота һәм киләчәк буынны милли рухта тәрбияләүгә, аларга буыннар чылбырын тапшырырга ярдәм итә.
AD7A0754.jpg
Гала-концертның телеверсиясен 20 апрель көнне 15:00 сәгатьтә «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында карарга мөмкин. Ә 26 апрель, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә Гала-концерт «ШАЯН ТВ» каналында күрсәтеләчәк.

«ТАТАР СҮЗЕ» - милләттәшләребезне шушы вакыйгага күпләп тартып кертә торган, телебезнең әдәби матурлыгын халыкка җиткерә алган иң зур бәйгеләрнең берсе. Сүзе булса, аны җиткерүчесе булса, югалмас ул. Дүртенче тапкыр уздырыла торган әлеге бәйге шундый югары ноктада тәмамланды.
AD7A1399.jpg

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...