Ял көннәрендә сезне шәп премьералар көтә

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ял көннәрендә сезне шәп премьералар көтә

Ял көннәрендә сезне шәп премьералар көтә

«ШАЯН ТВ» каналы ял көннәренә берничә шәп премьера әзерләде!

1. «Гиббоннар» - җырлаучы маймыллар турында Көньяк Корея документаль фильмы. Сериалның сюжеты Азиядә иң аз билгеле булган кешесыман маймыллар - гиббоннар тормышы турында сөйли. Җырлау аша алар ничек аралашалар һәм нинди тормыш алып баралар? Фильмның авторлары аларны ике ел дәвамында бөтен Индонезия һәм Таиланд буйлап күзәткәннәр.

Дөньяда башка беркайда да булмаган уникаль хайваннар һәм үсемлекләр өчен йорт булып торучы Тын океандагы ерак утраулар турында искиткеч документаль фильмны шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:55 һәм 22:55 сәгатьләрдә карагыз.

55.png

2. Табигать турында документаль кино яратучыларны «Галапагос утраулары: дөнья чигендә» документаль фильмын карарга чакырабыз! Әлеге премьера - Тын океан уртасында урнашкан Галапагос утраулары турында. Бу тышкы дөнья тәэсиреннән еракта формалашкан уникаль экосистеманың мисалы. Галапагоста очрый торган хайваннар һәм үсемлекләрнең күп төрләрен планетабызның башка почмакларында бөтенләй очратырга мөмкин түгел.

Әлеге архипелагта эволюция ничек барган? Ерак утрауларда мондый тормыш ничек барлыкка килгән? Шимбә - 09:45 һәм 21:00 сәгатьләрдә, якшәмбе - 17:30да «ШАЯН ТВ» каналында карагыз.

medium_6-2.jpg

Фото: Яндекс

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...