8 Декабрь 2023
Республикада чатнама суыклар дәвам итә. Ничә градуста мәктәпкә бармасаң ярый?
* Авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда укучыларга температура -23 градуска кадәр төшкән очракта мәктәпкә бармаска ярый.
* Ә шәһәр мәктәпләрендә – башлангыч сыйныфларда һәм авыл мәктәпләрендә – 5-9 сыйныфларда укучылар -25 градус суыкта дәрес калдыра алалар.
* Термометрның терекөмеш баганасы -27 градуска кадәр төшсә, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфында укучылар да өйләрендә кала.
* -30 градуска кадәр суытканда авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары да дәресләрдән азат ителә. Шәһәр мәктәпләрендә исә өлкән сыйныф укучылары -32 градус суыкта гына мәктәпкә бармый кала ала.
Ә сез бүген мәктәпкә бардыгызмы?
Комментарийлар: